Туган тел һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан лицеебызда төрле чаралар уздырыла. “Убырлыда кунакта” дигән әдәби уен үткәрелде. (Укытучылар Галимҗанова Д.И., Минһаҗева Н.Ф.) Уенда 5 нче А, Б, В сыйныфлары , “Шүрәле”, “Убырлы” командаларына бүленеп, “Акыл гимнастикасы”, “Халкыбызның күңел бизәкләре”, “Әкияттә кунакта”, “Тел – зиһен ачкычы” дигән юнәлештә көч сынаштылар, үзләренең татар теле буенча белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.