«Ватан чикләрендә сугышкан кешеләрне искә алыйк»

2021 елның 13 феврале, шимбә

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен безнең илдә 15 февральдә билгеләп үтәләр. Бу дата совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланган. 12 февраль көнне, Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән, фидакарьлек, батырлык күрсәтүчеләргә хөрмәт йөзеннән, Кызыл-Мишә мәдәният йортында ,Саба интернат-мәктәбе укучылары өчен, «Ватан чикләрендә сугышкан кешеләрне искә алыйк» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Әфганстан – безнең төзәлмәс ярабыз. Безнең солдатлар ил җитәкчелеге куйган бурычларны үтәп, үз гомерләрен бирделәр. Авыл мәдәният йорты мөдиренең Әфганстан турында сөйләве «15 февраль - Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көне. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне " дип исемләнгән презентация белән үрелеп барды. Укучылар Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүнең сәбәпләре, совет гаскәрләренең һәм Әфганстан гаскәрләренең уртак хәрби гамәлләре, совет сугышчыларының батырлыгы, җирле халыкка алар тарафыннан күрсәтелгән ярдәм турында белделәр. Барлык катнашучылар да бу сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International