Иштуган авыл җирлегендә халык җыены

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 9 февраль көнендә Иштуган авыл мәдәният йортында Иштуган авыл җирлеге халкы җыены булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыелыш башында видеоматериаллар каралды.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Җирлек территориясендә урнашкан муниципаль учреждениеләрнең (мәгариф, мәдәният, медицина, спорт, социаль тәэмин итү һ.б.) 2020 ел эшчәнлеге буенча хисаплары һәм 2021 елда эшне камилләштерү планнары;
- Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы эчке хезмәт подполковнигы Галимуллин А.Р. чыгышы;
- Авыл җирлегенә беркетелгән полиция хезмәткәре Ф. Ф. Хәбибуллинның 2020 елда хокук бозуларны кисәтү һәм җинаятьчелек торышы турында чыгышы;
- Урман сагы участок инспекторы Р.Т.Әхтәмҗанов 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек чаралары һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү белән таныштырды;
- Саба муниципаль районы баш ветеринария табибы Ганиева З.Р. йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стерильләштерү буенча мәгълүмат белән чыгыш ясады;
- «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К.Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы;
- Иштуган авыл җирлеге башлыгының 2020 ел өчен һәм 2021 елда җирлекнең үсеш планнары турында хисабы;

- 2020 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча хисап һәм 2021 елда гражданнарның тәкъдимнәре һәм сорауларына җаваплар;
- Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗановның йомгаклау чыгышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International