Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының тынлы оркестр солистлары Буа шәһәрендә үткән "Киләчәк йолдызлар" конкурсының сайлап алу турында катнаштылар.

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

11 февраль көнне  Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының тынлы оркестр солистлары  Мәсгутов Ильяс һәм Пстыгин Никита укытучылары Фәтхуллин Айдар Альберт улы җитәкчелегендә, концертмейстер Масленникова Елена Валентин кызы белән  Буа шәһәрендә үткән "Киләчәк йолдызлар" конкурсының сайлап алу турында катнаштылар. Бүгенге конкурс нәтиҗәләре буенча безнең укчыларыбыз беренче турны җиңеп гала-концертка үттеләр. Гала-концерт Буа шәһәрендә 16 апрель көнне үтәчәк. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International