2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Бүгенге көндә әлеге программа буенча Мишә авыл җирлегенең Сабабаш авылында күпбалалы Габдрахмановлар гаиләсе өчен йорт төзелеше дәвам итә.