Балалар иҗаты үзәге базасында "Иң яхшы мәктәп Думасы" район конкурсының интеллектуаль этабы - “Брейн ринг” булып узды. Ярышларда 6 укучыдан торган 11 команда үзара көч сынашты. Сорауларга дөрес җавап бирү укучыларның белем дәрәҗәләренең генә түгел, логик фикерләү сәләтләренең дә югары булуын таләп итте.
"Иң яхшы мәктәп Думасы" конкурсының 3 нче турына Икшермә кадет мәктәп интернаты, Лесхоз, Шекше, Олы Арташ, Явлаштау мәктәпләре һәм Саба гимназиясе командалары үтте.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга "Иң яхшы мәктәп Думасы" конкурсының 3 турында уңышлар телибез.