Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Җырлыйк әле" дигән музыкаль бәйге үткәрелде.

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 8 нче февраль көнне, Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано  сыйныфында укучылар өчен  "Җырлыйк әле" дигән музыкаль бәйге үткәрелде. Бәйгенең төп максаты: татар җырларына карата мәхәббәт, туган якка карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү, укучыларның иҗади активлыкларын арттыру. Балалар ике командага бүленеп үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын, җырларны танып белү сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйге күңелле, җанлы рухта үтте. Балалар яраткан җырларны искә төшерделәр, бергәләп башкардылар. Чара Бөек Тукаебызның "Туган тел"  җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International