“Көмеш кыңгырау” газетасы хезмәткәрләре белән очрашу

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

«Көмеш кыңгырау» газетасы журналистлары Саба районы Шәмәрдән авылының «Салават күпере» балалар бакчасында, лицейда һәм «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә кунакта булдылар. Шәмәрдән  лицеенда очрашу “Тарих эзләреннән” дип исемләнгән чара  белән башланып китте. Әлеге чарада лицей укучылары  кунакларга  татар халкының бәйрәм-йолалары, гореф-гадәтләреннән күренешләр, уеннар күрсәттеләр. Халкыбызның милли ризыклары һәм чәй белән сыйладылар.

Очрашуның икенче өлеше лицей китапханәсендә “Әдәби кафе” исеме астында узды. Театральләштерелгән чара аша “Көмеш кыңгырау”ның нәни укучылары газетаның тарихы белән таныштылар. Үзләре дә матур шигырьләр сөйләп, биеп һәм җырлап күрсәттеләр. Ә газетаның бүгенге көн яшәеше белән хөрмәтле кунакларыбыз “Көмеш кыңгырау”ның баш мөхәррире Ризидә Гасыймова белән  аның урынбасары  Лилия Фәттахова  үзләре таныштырдылар.

Очрашу кичәсе бик күңелле һәм  җылы мөнәсәбәттә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International