«Сәламәт булсаң –бай буласың»

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

5 февраль көнне Юлбат авыл мәдәният йорты, китапханә һәм авыл фельдшеры Халыкара куркынычсыз интернет көне уңаеннан «Сәламәт булсаң –бай буласың» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвеше турында белем формалаштыру; коллективта үзара хезмәттәшлек күнекмәләрен ныгыту. Балалар фельдшерның сорауларына җавап бирделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында лекция тыңладылар. Глобаль интернет өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә күп кенә эшләрдә төп ярдәмчегә әверелә. Биредә алар кирәкле мәгълүмат эзлиләр, китаплар укыйлар, уйныйлар, аралашалар. Интернет челтәрендә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә? Чара барышында укучылар бу сорауга җавап таптылар. Балалар танып-белү викторинасында катнаштылар, бердәм рәвештә сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр искә төшерделәр, «зарарлы», «файдалы» уенын кызыксынып уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International