«Афәрин ,артист!» халыкара конкурс нәтиҗәләре.

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

7 февраль көнне Казан шәһәрендә «Афәрин ,артист!» исемле сәнгать өлкәсендә халыкара конкурс узды. Конкурсны оештыручы - «Челентано»иҗат берләшмәсе.

Бу конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының вокал сыйныфы укучылары катнашып яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре:

«Тамчы» вокаль ансамбле-2 дәрәҗә Лауреат;

«Иң яхшы дуслар»вокаль дуэты-3 дәрәҗә Лауреат;

Нуриева Наилә-3 дәрәҗә Лауреат;

Кузьмина Полина-3 дәрәҗә Лауреат;

Укытучы Харрасова Лилия Альберт кызына «Югары профессиональлек һәм педагогик талант өчен»  Рәхмәт хаты тапшырылды.

Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләре Харрасова Лилия Альберт кызын  җиңүләре белән котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә  иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International