Тимершык авыл җирлегендә халык җыены

2021 елның 6 феврале, шимбә

5 февраль көнне  Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

  1. Тимершык  авыл җирлегендә урнашкан учрежденияләрнең 2020 елда башкарылган эшләренә анализ һәм 2021 елга эшләрен камилләштерү буенча планнары.
  2. Участок полиция хезмәткәре Гатин Марат Мөрсалим улы чыгышы.
  3. Янгынга каршы күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы
  4. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы турында урман хуҗалыгы участок инспекторы Газизҗанов Ришат Альберт улы чыгышы.
  5. Саба районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ганиев Зөлфәт Рифкат улы чыгышы.
  6. Сабадагы «Россельхозбанк» өстәмә офис җитәкчесе Билалова Рәзинә Кәшәфетдин кызы  чыгышы.
  7. Тимершык авыл җирлеге советының 2020 нче елга отчеты һәм 2021 елга планнары.
  8. Узган елгы отчет җыенында халыкның биргән сораулары, тәкъдимнәрнең үтәлеше һәм 2021 елга халыктан сораулар.
  9. Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улының  йомгаклау чыгышы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International