Балалар иҗат үзәгендә «ТалантФест» район балалар иҗаты конкурс-фестивале үз эшен дәвам итә. Бүген “Вокал-соло” номинациясендә катнашучыларның чыгышлары тәкъдим ителде. Фестиваль Балалар иҗат үзәгенә багышлап язылган яңа гына иҗат ителгән җыры белән башланып китте. Утыз чыгыш ясаучы арасыннна иң яхшыларын сайлап алу жюри өчен җиңелләрдән булмады, чөнки сәхнәдәге һәр чыгыш - ул укучыларның таланты, аларның осталыгы.