Җ.Ч. “ Игенче” җәмгыятендә хисап җыелышы узды

2021 елның 5 феврале, җомга

       2021 елның 4 нче февралендә Җ.Ч. “Игенче” җәмгыятенең 2020 ел эш нәтиҗәләренә хисап бирү  җыелышы узды. Җыелышта Саба  авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе идарәсе начальнигы Хасаншин Г.Ш. ,  авыл җирлеге башлыклары катнашты.

      Игенчелек хәм механизация тармагы буенча баш агроном Галиев Н.Х. hәм баш инженер Аскаров И.Э. чыгыш ясадылар.Хуҗалык җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәрович узган елның эш нәтиҗәләренә тулы анализ биреп, 2021 елга планнар hәм куелган бурычлар белән таныштырды.

       Бу чара хезмәт алдынгыларын бүләкләу белән дәвам итте.Хезмәтчәннәрне котлап матур концерт программасы белән  Вадим Захаров , Рафаэль hәм Динә Латыйповлар чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International