Хоккей - спортның иң популяр кышкы төрләренең берсе. Бу уен өлкәннәргә дә, балаларга да ошый. Реакция һәм хәрәкәтләрне яхшы координацияләүне үстерә.Шулай ук уен ихтыяр көче, чыдамлык, дисциплиналылык һәм оешканлык тәрбияләргә ярдәм итә. Чөнки бу команда уены-уенчылар коллектив белән хезмәттәшлек итәргә һәм тиз арада карарлар кабул итәргә өйрәнә.
Мишә авыл җирлегенең “Урман” һәм “Сабабаш” хоккей командалары авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында актив һәм нәтиҗәле катнашалар.
2021 елның 31 гыйнварында Тимершык авылында чираттагы хоккей уеннары булып узды. Уен нәтиҗәләре:
Тимершык-Сабабаш 3:10;
Тимершык-Эзмә 3:4;
Эзмә-Сабабаш 0:5.