3 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә «ТалантФест» район балалар иҗаты конкурс-фестивале старт алды. Чараның максаты-укучыларның төрле жанрларда һәм иҗат төрләрендә уникаль сәләтләрен ачыклау һәм ачу, балаларның һәм яшьләрнең эстетик һәм сәнгать зәвыгын үстерү, укучыларны район чараларында катнашуга җәлеп итү. Конкурсны хореография номинациясендә катнашучылар ачып җибәрделәр. Барлыгы район мәктәпләреннән 17 бию коллективы катнашты. Бәйге ахырына җиңүчеләр дә билгеле булды.