«Бала – төп пассажир!» акциясе

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Тимершык урта мәктәбендә  балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, «Бала – төп пассажир!» акциясе узды. Әлеге чарада «Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет  оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягфарова Гүзәл Нәзифовна, Тимершык авыл җирлеге участок вәкаләтлесе Гатин Марат Мурсалимович катнашты.  Алар башлангыч сыйныф  укучыларының юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерде,  үзләренең киңәшләрен бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International