Татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2нче февраль көнне Казан шәһәрендә татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен  татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.  Әлеге олимпиадада Саба районы укучылары уңышлы чыгыш ясап  6 призлы урын алуга иреште. Тимершык урта мәктәбе укучысы Хазиева Айлия (укытучысы (Гарифуллина И.И.) җиңүче. Калган укучылар призлы урын ияләре:

- Миннегулова Рәзинә, Килдебәк урта мәктәбе (укытучысы Латипова Р.А.);

- Билалова Ландыш, Сабабаш төп мәктәбе укучысы (укытучысы Мөхәрләмова З.М.);

- Гафиятова Илзия, Олы кибәче урта мәктәбе укучысы (укытучысы  Гафиятова Ә.Ф.) ;

- Тухфатуллина Гөлмәрьям, Сабабаш төп мәктәбе укучысы (укытучысы Мөхәрләмова З.М.);

- Матзянова  Әдилә, Олы кибәче урта мәктәбе укучысы (укытучысы  Гафиятова Ә.Ф.) .

Призлы урыннарга ия булган укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да  уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International