Лесхоз интернат-йортында Ленинград блокадасында яшәүчене котлау

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

77 ел тулу уңаеннан Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Ленинград блокадасы өзелү уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелде.

1943 елның 12-30 гыйнварында Ленинград һәм Волхово фронтлары көче белән Балтика флоты, Ладожск хәрби флотилиясе һәм ерак хәрәкәт авиациясе көчләренең бер өлеше ярдәмендә үткәрелгән «Искра» операциясе нәтиҗәсендә Ленинград азат ителә. 18 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелә.

Шул куркыныч вакыт турында безгә Камалыштагы кешеләрнең хатирәләре истә тотарга ярдәм итә. Шуларның берсе Исхаков Ринат Садыйк улы – хәзерге вакытта Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яши. 2021 елның 27 гыйнварында әлеге бәйрәм уңаеннан интернат-йортта район җитәкчелеге һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан Исхаковны тантаналы котлау чарасы оештырылды. Бүген Исхаков Р.С. ОСЗ МТЗ СЗ башлыгы М. М. Хуҗиннан, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләреннән һәм Лесхоз урта мәктәбе укучыларыннан котлаулар һәм бүләкләр алды. Шулай ук Исхаков Р.С. га  «Тургай балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты» балалары да онлайн рәвештә үзләренен  котлауларын җиткерделэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International