Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә “Сәламәтлек сәгате” дип исемләнгән саф һавада уеннар
2021 елның 19 нчы гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Сәламәтлек сәгате” дигән исем астында саф һавада уеннар үткәрелде.
Дәреснең максаты: балаларның сәламәтлекләрен ныгыту,саф һавада йөрү эчтәлеген баету, яңа төр уеннар белән таныштыру, уеннарга карата уңай мөнәсәбәт тудыру.
Балалар бик теләп саф һавада уйнарга чыктылар. Алар төрле уеннар, күзәтүләр, күнегүләр белән мәшгуль булдылар. Аларга бигрәк тә туп белән уен ошады. Балалар саф һавада йөрүдән, күңелле һәм мавыктыргыч уеннардан шатлык һәм ләззәт алып, аны дәвам итү теләге белән кайттылар.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты -интернатында балалар өчен күңел ачу прораммасы “Кыш бабай бизәкләре”
21 нче гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында “Кыш бабай бизәкләре “ дигән исем астында тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә күңел ачу программасы оештырылды. Чарада алты бала катнашты. Максат: балаларны кыш бабай бизәкләре ясарга өйрәтү; кышкы табигать күренешләренә кызыксыну уяту. Яңа ел бәйрәмнәре инде тәмамланды кебек, ә тагын әкият геройлары белән очрашу көтә. Кыш бабай белән Кар кызы - күптән, безнең бабаларыбызның – славяннарның легендаларында ук пәйда булганнар. Шуңа күрә бу көнне Кар Кызы һәм Кыш бабай турында төрле әкиятләр сөйлиләр. Чара барышында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар , Кыш Бабай һәм Кар кызының бу бәйрәмне ничек билгеләп үтүләрен искә төшерделәр. Шулай ук балалар күңелле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар : «Музыкаль кар бөртекләре», «Рәссам» , «Кем тизрәк» кебек уеннар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.Чара бик күңелле үтте.