Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының район этабы

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2021 нче елның 19 нчы гыйнварында Шәмәрдән авылында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының район этабы призерларын бүләкләү булды. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы катнашты. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә Абубакиров Алмаз (Саба тәрәзәләре командасы), Газизуллин Азат (Явлаштау командасы) һәм Хәсәнов Илнар (Сабагаз командасы) бүләкләнде. "Иң яхшы капкачы" номинациясендә Шакиров Рәмис (ШЛПУМГ командасы) бүләкләнде. Шулай ук тамашачылар мәхәббәтенең махсус призы белән Владимиров Артем (ШЛПУМГ командасы) бүләкләнде.

Чемпионат призерлары:

1 урын-Явлаштау командасы.

2 урын-Саба тәрәзәләре командасы;

3 урын-Сабагаз командасы.

Район чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба да җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International