Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлары командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты. Район этабы.

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Кичә, 2021 нче елның 18 нче гыйнварында Шәмәрдән авылында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлары командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының ярымфинал уеннары булып узды. Район этабы.

Беренче уенда Саба тәрәзәләре һәм ШЛПУМГ командалары очрашты, уенда Саба тәрәзәләре командасы 4-1 исәбе белән җиңү яулады. Икенче уенда Сабагаз һәм Явлаштау командалары очрашты. Уен Явлаштау командасы файдасына 2-0 исәбе белән тәмамланды.

2021 нче елның 19 нчы гыйнварында Шәмәрдән авылында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узачак. Уеннар 18:50 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International