Физик тәрбия укытучыларының семинары

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Шәмәрдән лицее базасында физик тәрбия укытучылары өчен семинар үтте.  Семинар программасы буенча Шәмәрдән лицее физик тәрбия укытучылары Сафин Р.Р., Дружкова М. Г. һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге тренеры  Вайисов У. Р.  чыгыш ясады.

Семинарның практик өлешендә Никифорова Э.Г. чаңгы дәресенә кереш күнегүләр,  Газизов Д.И., Хәйруллин Д. Р. чаңгыда йөрү техникасын күрсәттеләр.

Семинар катнашучылар тарафыннан югары бәя алды, тәкъдим ителгән эш тәҗрибәсенең гамәли кыйммәте билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International