«Исәнме, Иске, Яңа ел!»

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Иштуган авыл мәдәният йортында «Исәнме, Иске, Яңа ел!» дип аталган Иске Яңа ел бәйрәме билгеләп үтелде. Чарада катнашучылар барысы да бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, Иске Яңа елны кайда каршы алуларын белделәр, бу көнне гореф-гадәтләр турында сөйләштеләр, халык сынамышларын укыдылар, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Кичә чыршы янында әйлән-бәйлән йөрү һәм дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International