Югары -Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында «Чыршы белән хушлашу» күңел ачу чарасы

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

2021 нче елның 13 нче гыйнвар  көнне  Югары Утар акылга зәгыйфь булган  балалар йорты-интернатында тәрбияче Яруллина Р.Р.  «Чыршы белән хушлашу»  күңел ачу программасын  үткәрде.

Яңа ел-балалар өчен иң яхшы бәйрәм. Яңа ел чыршысы, бүләкләр, Кыш Бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары. Алар балаларга күпме шатлык, җылылык, тылсымлылык һәм сюрпризлар бүләк иттеләр.

Әмма бәйрәм тәмамлана һәм безнең гүзәлебез "Чыршы" белән саубуллашырга вакыт килеп җитә. Берничә көн безнең "чыршы" балалар йортының төп бизәге булды. Яңа ел бәйрәмнәре ахырында «Чыршы белән саубуллашу»бәйрәме үткәрелде. Кыш бабай белән Кар кызы килде һәм бу бәйрәмне күңелле  һәм мавыктыргыч итеп үткәрделәр. Балалар тагын бер кат чыршы - чибәркәй белән очрашу мөмкинлегенә ия булдылар. Җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар һәм яраткан уеннар уйнадылар.

Ә соңыннан безнең балалар «яшел чибәркәй» гә үзләренең теләкләрен җиткерделәр, аның өчен әйлән-бәйлән җыр җырладылар һәм яңа очрашуларга кадәр саубуллаштылар. Балалар бик канәгать калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International