Кошларга кышын булышыйк!

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

     Ел саен Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Җимлек" акциясе игълан ителә. Мәктәп биләмәсенә, үзләренең яши торган йорт янына укучылар кошларга җимлекләр куя. Быел да башлангыч, урта сыйныф укучылары көче белән  җимлекләр ясалып, агачларга урнаштырылды. Укучыларыбыз әлеге җимлекләрне һәрдаим карап, канатлы дусларыбызга  азык салып торалар.

    Кадерле дуслар! Әйдәгез, кошларга җимлекләр ясап элеп куйыйк, бу эшне балалар бакчаларына йөрүче сабыйларга, мәктәп укучыларына гына йөкләмик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International