Бүген Лесхоз бистәсеннән Минниханова Васига Мөбрәкҗан кызы үзенең 90яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Минниханова Васига Мөбарәкҗан кызы 1931 елның 12 гыйнварында Кукмара районында Югары Өскебаш авылында (Казаклар) туа. Бөек Ватан сугышы елларында ун яшьлек кызга күп авырлыклар кичерергә туры килә. Өлкәннәр белән бергә аңа смола белән авыр чиләкләр ташарга туры килә.
1954 елда кияүгә чыга. Ул вакытта гаилә Теләче урманчылыгының Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында Яңа Арыш авылында яшәде. 1959 елда гаиләсе белән Балык Бистәсе районының Гроховое Поле авылына күчеп киләләр. 1962 нче елда гаилә Саба районы Лесхоз бистәсенә күченә. Васига Мөбарәкҗан кызы Лесхоз балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. 1986 елда 24 ел эшләп лаеклы ялга чыга. "Хезмәт ветераны" медале һәм башка бик күп бүләкләр бар.
Бүгенге көндә 90 яшен тутырган юбилярыбызның авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Юбилей көнендә аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.