Итектән футбол

2021 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

8 гыйнвар көнне Югары Шытсу авылында спорт һәм сәламәтлек ункөнлеге уңаеннан "Итектән футбол" ярышы булып узды. Уеннар бик кызу һәм күңелле барды. Бүләкләү тантанасында һәм ярышта шәхсән үзе Саба районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе И.Р.Гарипов катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде: Беренче урынга "Шытсу1", икенче урынга "Шытсу2" һәм өченче урынга "Саба" командалары лаек булды. Командалар грамота һәм акчалата бүләкләр алдылар. Иганәчеләр: ШЭ Сөнгәтуллина, ШЭ Нуриева, ШЭ Габдрахманова,  Торг ҖЧҖ. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International