«Балачак-бәхет иле» бәйрәм концерты .

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

9 гыйнвар көнне Район мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләре, Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән берлектә, «Балачак-бәхет иле» дип исемләнгән Яңа ел концерты оештырдылар. Балалар ут һәм дәрт белән тамашачыларга үзләренең уңышларын күрсәттеләр. Солистлар дуэтлар, ансамбльләр белән алмаштылар. Бию коллективларының дәртле биюләре беркемне дә битараф калдырмады. Артистларның һәр номерын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды. Бу матур  бәйрәмдә катнашучыларның барысы да искиткеч музыка дөньясы белән очраштылар, матур һәм кабатланмас сәнгать дөньясына чумдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International