«Яңа ел уенчыгы» мастер-класс

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

Бүгенге көндә музейларда мастер-класслар оештыру мәдәни ялны уздыруда гаять популярлыкка иреште. Гыйнвар аенда, Яңа ел тематикасы үз көчендә  булу сәбәпле, үткән мастер-классның темасы чыршы бизәү булды. Балалар үз куллары белән матур тасмалардан бантиклар ,элмәчләр ясадылар, ә аннары музей хезмәткәрләре ярдәмендә аларны алтын төскә буялган чыршы күркәләренә ябыштырдылар. Бик мавыктыргыч һәм күңелле килеп чыкты. Ә соңыннан , барлык катнашучылар да үз куллары белән ясалган сувенирларны  алып таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International