7 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре ,китапханәче белән берлектә, балалар өчен саф һавада «Раз,два,три ёлочка гори!» дип исемләнгән балалар чыршысы бәйрәме оештырдылар һәм үткәрделәр.
Бәйрәм «Мырау батыр хәм Кыш бабай маҗарлары» әкияти тамашасыннан башланды. Әкият герое Мырау батыр барлык балаларны да үзенең шаянлыгы, Акбай шат күңелле энергиясе белән шаккатырды. Аннары әкият геройлары һәм балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрделәр, музыкаль уеннар уйнадылар, биеделәр. Чара барышында Кар Кызы һәм Кыш Бабай барлыкка килде, алар балалар өчен бик күп бүләкләр, күңелле уеннар һәм җырлар алып килделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, төрле эстафеталар үтеп үз осталыкларын күрсәттеләр. Атмосфера бәйрәмчә, шатлыклы иде. Безнең барлык кунаклар да яхшы кәеф белән һәм, әлбәттә, бүләкләр белән өйләренә таралыштылар.