Югар-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында “Раштуа маҗаралары” уены
2021 елның 7 гыйнвар көнендә Югар-Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк “Раштуа маҗаралары” дип исемләнгән уен үткәрде. Уен залда узды.
Уенның максаты: балаларда биремнәр үтәгәндә югары мотивация һәм кызыксынучанлык формалаштыру, бердәм эш итә белергә өйрәтү.
Чара барышында төрле уеннар үткәрелде. Балалар рәсемнәр буенча яңа ел темасына предметлар яки күренешләрне, шулай ук билгеләре һәм төрле ярдәм итүче сорулар буенча тартмада яшергән предметны таныдылар. “Кыш бабай капчыгында ниләр бар?” исемле уен бик күңелле үтте. Аннан соң Яңа ел җырларын башкарып әйлән-бәйлән йөрделәр һәм бер-берсен Раштуа бәйрәме белән котладылар. Балалар чарадан бик канәгать калдылар. Уеннар кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында "Раштуа -изге бәйрәм" исемле әдәби сәгать
2021 елның 6 гыйнварында Югары -Утар балалар йортының "Шәфкать" бүлегендә тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан "Раштуа -изге бәйрәм" исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Максат : балаларны христианнарның изге бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштыру; балаларның сөйләм телен үстерү; янәшәдәгеләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү.
Тәрбияче чара барышында балаларга изге Раштуа бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Ул Исус Христосның дөньяга килүе, күктә Яңа йолдыз кабынуы, әлеге бәйрәмнең элегрәк һәм хәзерге вакытта ничек бәйрәм итү турында белешмә бирде, темага кагылышлы рәсемнәр күрсәтте.
Шуннан соң балалар, тәрбияче белән берлектә, кәгазьдән , Раштуа символларының берсе булган фәрештә сыннарын ясадылар, изге якты бәйрәмгә багышланган шигырьләр тыңладылар.