Сабабаш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2021 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

4 нче гыйнвар Саба муниципаль районының Сабабаш авылында  яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.Сабабаш авылының олысы-кечесе әлеге вакыйганы сөенеп кабул итте һәм ачылу тантанасына да бик теләп җыелды. Авылда иртәдән җыр-моң яңгырады, фельдшер-акушерлык пункты янәшәсендә тәмле  пылау,коймак пеште, чәй кайнады.Сабабаш халкы бик канәгать. Алар республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт укыйлар. Яңа 2021 елда да тормышлар мул, күнелле булсын. Барыбызда сәламәт булыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International