3 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре урамда «Исәнме,кыш!» дип исемләнгән конкурс –уен программасы оештырдылар һәм үткәрделәр. Саф һавада уеннар-элек-электән балаларның күңел ачуы. Чөнки нәкъ менә кагыйдәләр белән уенда бала үз – үзен тотышы белән идарә итәргә, үз эшчәнлегендәге кагыйдәләргә таянып эш итәргә өйрәнә, ә бу исә үз-үзеңне тоту сәләтен үстерү-мәктәптә укуның иң мөһим шартлары. Саф һавада мондый борынгы уеннарның күбесе хәзер онытылган.Без бүген алар турында балалар белән искә төшердек. Балаларга уеннар бик ошады. Алар өйләренә бик канәгать калдылар.