Кыш бабай белән, стартка!

2021 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

2 гыйнвар көнне Иштуган мәдәният йортында балалар өчен "Кыш бабай белән, стартка!" дигән спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде. Чараның төп максаты: балалар өчен бәйрәмнең эмоциональ атмосферасын булдыру, төрле яшьтәге балаларны уртак уен эшчәнлегенә җәлеп итү иде. Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар 2 командага бүленде. Беренче команда - "Кар бөртекләре”, икенчесе – “Кар кызлары". Эстафета төрле этапларны үз эченә алды. Балалар барысы да актив катнаштылар. Эстафетаны үткәрүдә ярыш мизгелләре булуга карамастан, чарада күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде, барлык балалар да актив катнаштылар һәм бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International