Яңа ел ишек шакый!

2021 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

31 декабрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Яңа ел ишек шакый!" дип исемләнгән яна ел балмаскарады үткәрделәр. Бәйрәм чарасына бистәдә яшәүчеләр һәм кунаклар да килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д.М. халыкны бәйрәм белән котлады һәм кар сыннары ясаган гаиләләргә бүләкләр тапшырды. Тамаша дәвамында төрле музыкаль композицияләр һәм үзешчән сәнгать номерлары яңгырады. Кыш бабай белән Кар Кызы бик күп сюрпризлар һәм бүләкләр алып килделәр. Алар барысын да Яңа ел белән котладылар, чыршы янында әйлән-бәйлән әйләнделәр, яңа ел җырлары җырладылар, уеннар, конкурслар үткәрделәр. Бәйрәм кичәсенең соңгы этабы "Яңа ел дискотекасы" һәм коймак белән чәй эчү булды. Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар, киләчәк яңа елга күп кенә уңай энергия алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International