Кызыл-Мишә мәдәният йортында - Яңа ел

2021 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Яңа ел – иң көтеп алынган һәм могҗизалы бәйрәм. Аны серле, гаҗәеп, кабатланмас, сихри дип атыйлар. Без аннан барлык теләкләрнең тормышка ашуын, чираттагы могҗиза, якты әкият, яңа бәхет көтәбез. 31 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында “Карлы  бал” дип исемләнгән бал – маскарад үткәрелде. Урамда  матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы көтеп тора иде. Яңа ел белән котларга Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев килде. Авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай эчтәлекле программасын әзерләделәр. Ә  Кыш бабай, Кар кызы белән Үгез, әкият персонажлары күсе Ларискасы белән Шапокляк килгәч, чын күңел ачу башланды. Күңелле Яңа ел конкурслары һәм уеннарыннан, җыр-биюләрдән, шигырьләрдән торган күңел ачу программасы, әлбәттә инде, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау бәйрәм кунакларының  кәефен күтәрде күтәрде. Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары барлык катнашучыларга да ел буена җитәрлек дәрт һәм энергия бүләк итте. Бал-маскарад  яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International