Тоташ күзәтү

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

    Росстат тарафыннан биш елга бер тапкыр үткәрелә торган кече бизнесның икътисади исәбен алу – тоташ күзәтү. Ул кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыру һәм кече бизнеска ярдәм итү чараларын эшләү өчен максималь объектив мәгълүмати нигез булдырырга мөмкинлек бирә.

    Тоташ күзәтүнең дөрес нәтиҗәләрен алу өчен респондентларның киләсе тикшерүгә уңай мөнәсәбәтен формалаштыру мөһим шарт булып тора.

    Алдагы тоташ һәм сайлап алу тикшерүләрен үткәрү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кече эшмәкәрлек субъектлары бизнесның мобиль секторы булып тора, Федераль салым хезмәтендә теркәгәндә күрсәтелгән телефоннар һәм адреслар һәрвакыт актуаль түгел.

    Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, шулай ук кече бизнесны икътисадый җанисәпнең тулы һәм җентекле нәтиҗәләрен алу өчен Татарстанстат сезгә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына алда торган тоташ күзәтү турында мәгълүмат бирүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International