Балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында Яңа ел бәйрәме.

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

29 декабрь көнне балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында "Яңа ел чыршысы" бәйрәме узды. Күңелле әйлән-бәйлән, биюләр, уеннар, Кыш Бабайны каршы алу-барысы да бу бәйрәмдә булды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, төрле уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай яшь талантларга яңа елда иҗади уңышлар, бәхет һәм шатлык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International