Һавалардан яуган ап-ак карлар җир йөзен нурга күмә. Карлар белән җиһанга бәйрәм килә. Бүген безнең гимназиябездә дә бәйрәм тантанасы. Өлкән сыйныф укучылары старт алып "Яңа ел бәйрәме" уздырырга әзерләнделәр. Күңелле җырлар, дәртле биюләр, кызыклы видеолар, уеннар белән үрелеп барган бәйрәм шатлыклы мизгелләр бүләк итте.
Яңа елда һәммәбезгә дә яңа бәхетләр юлдаш булсын.