Яңа ел якынлаша – күңелле уеннар, сюрпризлар, маҗаралар бәйрәме, тылсымлы бәйрәм, аны балалар һәм өлкәннәр түземсезлек белән көтә. Ул килү белән өйләребез гадәти булмаган әкияти атмосфера белән тулылана. Килдебәк мәктәбендә дә Яңа ел бәйрәменә әзерлек тулы куәтенә бара. Укытучылар балалар белән бергә сыйныфларны гирляндалар, кар бөртекләре, яңа ел уенчыклары белән , ә мәктәп территориясен төрле сыннар белән бизәделәр.
Яңа елга әзерләнүдә ата-аналар ярдәме белән эшләнгән төрле кул эшләре һәм рәсемнәр мөһим роль уйный. Безнең мәктәптә бәйрәм кәефе булдыру традициясе бар, ягъни «Кыш Бабай остаханәсе» дигән кул эшләнмәләре һәм рәсемнәр күргәзмәсе уза. Ата-аналар һәм балалар әлеге күргәзмәдә актив катнашалар, иҗат итүчеләр һәм рәссамнар булалар, бергәләп матур эшләнмәләр ясыйлар, үз осталыклары белән барысын да куандыралар, уртак иҗатка тартылалар. Һәр эшкә күп хезмәт һәм тырышлык салынган, һәркем үз иҗатын, фантазиясен, талантын күрсәтә. Мондый хезмәттәшлек формасы ата-аналарның мәктәп эшенә тартылуына ярдәм итә, балаларны, укытучыларны һәм ата-аналарны уртак иҗат белән берләштерә. Уртак хезмәт нәтиҗәсе балалар күңелендә онытылмас эз калдырыр, яңа ел кәефен тагын да күтәрер дип ышанабыз!