Килдебәк авыл җирлегендә арендалы һәм 20х80 программасы кысаларында йортлар төзелеше

2020 елның 18 декабре, җомга

Килдебәк авыл җирлегендә чираттагы аренда йортлары төзелеше дәвам итә. Бу көннәрдә “Р.Слободской Универсалстрой” оешмасы Килдебәк авылы Октябрьская урамында өч йортның диварларын эшләп  бетерде. Ә Туктар авылында шул ук оешма Заводская урамында урнашкан ике йортның түбәсен ябып, тәрәзәләрен куеп, түшәмен эшләп бетерде. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында “ПМК-159” һәм “Р.Слободской Универсалстрой” оешмалары өч йорт төзүгә кереште (Килдебәк авылында – 1, Туктар авылында – 2). Әлеге программа:

                авыл җирендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшыртуга;

                торак урынын наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзү буенча муниципаль районнарның чыгым йөкләмәләрен үтәгәндә финанс ярдәме күрсәтүгә;

                авыл җирен төзекләндерүгә;

                авыл территорияләрендә компакт торак төзелешенә мәйданчыкларны комплекслы төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

                Әлеге программалар кысаларында үткән елларда Килдебәк авыл җирлегендә барлыгы 8 йорт төзелде. Бүгенгесе көндә әлеге йортларда 8 укытучы һәм авыл хуҗалыгы тормагында хезмәт куючы гаилә тормыш итә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International