80/20 программасы буенча йорт төзелеше

2020 елның 18 декабре, җомга

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Бүгенге көндә Мишә авыл җирлегендә әлеге программа буенча Сабабаш авылында күп балалы Габдрахмановлар гаиләсе өчен йорт төзелә. Габдрахмановлар гаиләсендә биш бала. 2018 елда Габдрахмановлар биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы гаилә сыйфатында, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак чиратка басканнар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International