Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективының Шәмәрдән филиалы “Яңа ел-ак бәхет” концертын тәкъдим итте.

2020 елның 18 декабре, җомга

17 декабрь көнне  Иске Мичән авылы халкына Саба балалар  сәнгать мәктәбе коллективының Шәмәрдән филиалы  “Яңа ел-ак бәхет”  дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. Концертта барлыгы 40 укучы һәм коллектив катнашты. Концерт җырлар , биюләр белән үрелеп барды. Укучыларыбызның ялкынлы чыгышларын тамашачы алкышларга күмде. Концерт программасында Яңа ел, туган як, халыклар дуслыгы, әниләргә хөрмәт, әтиләр батырлыгы темалары яктыртылды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы искә алынып, ветераннарга карата хөрмәт хисләре җиткерелде. Концерт эчтәлекле булды һәм югары дәрәҗәдә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International