Яңа ел якынлаша

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел якынлаша – яраткан әкият, күңелле уеннар, сюрпризлар, маҗаралар бәйрәме, тылсымлы бәйрәм, аны балалар һәм өлкәннәр түземсезлек белән көтә. Ул килү белән йортлар гадәти булмаган әкият атмосферасына чума. Менә безнең авыл җирлегендә дә Яңа ел бәйрәменә әзерлек тулы куәтенә бара. Укытучылар һәм тәрбиячеләр балалар белән бергә сыйныфларны һәм төркемнәрне гирляндалар, кар бөртекләре, яңа ел уенчыклары белән бизәделәр. Яңа елга әзерләнүдә балалар ярдәмендә ясалган төрле эшләнмәләр мөһим роль уйный. Мондый хезмәттәшлек формасы балаларны, укытучыларны һәм ата-аналарны уртак иҗат ярдәмендә берләштерә, балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә хыял, фантазияне үстерә. Уртак хезмәт нәтиҗәсе балалар күңелендә онытылмас эз калдырыр, яңа ел кәефен тагын да күтәрер дип ышанабыз!
Бәйрәмнең төп агачы-уенчыклар, гирляндалар, мишура белән бизәлгән чыршы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International