Алар беренче булып җәяүлеләр зонасы – яңа күпер аша уза. Югары Утар авылының ике урамын хәзер бетон конструкциясе тоташтыра. Элек бу урында әле җәяүлеләр басмасы гына иде.. Ул автотранспортның йөкләнешенә каралмаган иде. Тимер-бетон конструкциясе-проблемаларны хәл итте. Төзүчеләр бер ел эчендә Мишә елгасы аша яңа күпер төзи алдылар. Төзелеш вакытында эшчеләр мөһим экологик бурычларны да үтәделәр. Чөнки бу территория-су саклау зонасы. Шуңа күрә биредә агынты суларны чистартылган грунт суларына әйләндерәчәк система оештырылды. Күпердән явым-төшемнәр желобага төшеп, алга таба чистарып, фильтрланган су туфракка китәчәк. Моннан тыш, яр линиясен ныгыттылар. Күпернең озынлыгы-23,1 м,киңлеге-5,7 м. Күпернең бер ягыннан 1 метр киңлектәге тротуар җиһазландырылган. Яңа күпер автомобиль һәм чылбырлы транспорттан перспектив норматив йөкләнешкә исәпләнгән. Төзелешне «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» җәмгыяте алып бара.