Концерт " Без сезгә бәхет телибез!» Инвалидлар декадасы

2020 елның 11 декабре, җомга

10 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз бистәсе китапханәчесе, инвалидлар декадасы уңаеннан, Лесхоз бистәсе интернат-йортында яшәүчеләр өчен онлайн концерт оештырдылар. Инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Без хезмәткәрләр белән аларны үзебезнең чыгышларыбыз белән сөендерергә булдык. Алар өчен халык җырлары җырладылар, ирланд, татар халык биюләре биеделәр, шулай ук шигырьләр сөйләделәр. Нинди генә хәлләр булуга карамастан, без концертыбыз узуга шат. Һәм ул безнең тамашачыларга яхшы кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр бүләк итәр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International