Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән “Туган як һәйкәлләре” темасына җәяүле танып-белү экскурсиясе оештырылды.

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Батырлар беркайчан да үлмиләр- алар халык күңелендә мәңге яши!

9 декабрь көнне илебез халкы Ватан Геройлары Көнен билгеләп үтә. Шушы истәлекле көн уңаеннан, Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучылары Гәзизов А.З., Яхина Г.И. укучылар белән  “Туган як һәйкәлләре” темасына  җәяүле танып-белү экскурсиясе оештырдылар. Балаларда тарихи һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә төп фактор булып туган як  тарихын өйрәнү тора. Балаларның туган як, аның батырлары турында белемнәре тирән булса, Туган Ватаныбызга карата хөрмәт хисләре дә зур булачак.  Экскурсия барышында  укучылар Советлар Союзы Геройлары, аларның батырлыклары турында күп мәгълүмат алдылар. Бүгенге чарада укучыларда рухи һәм патриотик хисләр, туган ягыбызга, халкыбызга хөрмәт хисләре тәрбияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International