"Без Сезнең белән горурланабыз!" Ватан Геройлары көненә багышланган мәгълүмат сәгате

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Патриотик тәрбия бирү, илебезнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү максатыннан, 9 декабрь көнне Лесхоз бистәсе китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз мәктәбе укучылары өчен "Без Сезнең белән горурланабыз!"дип аталган Ватан Геройлары көненә багышланган мәгълүмәт сәгате оештырдырлар. Без, мәдәният хезмәткәрләре, балаларны Татарстан Республикасы Саба районында туган геройларның исеме һәм батырлыгы белән таныштырдык. Якташларыбыз-Башкиров Иван Сергеевич, Закиров Гали Закир улы, Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улы, Хаҗиев Вәли Хаҗиәхмәт улы, Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек булдылар. Фашистлар илебезгә төшүгә җитмеш елдан артык вакыт узды. Әмма агрессор һөҗүмен чагылдырган совет халкының ныклыгы, батырлыгы аркасында без хәзер ирекле илдә яшибез . Роберт Рождественский үзенең шигырьләрендә сугыш турында истә тотарга кирәклеген җиткерде: «Бу хатирә – ышаныгыз, кешеләр, бөтен җиргә кирәк, әгәр без сугышны онытсак, янә сугыш килә». Һәр гражданинның бурычы - халыкның батырлыгын белү, истә тоту һәм хәтер эстафетасын буыннан-буынга тапшыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International