«Герой булып тумыйлар! " дип исемләнгән батырлык дәресе

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

9 декабрь көнне Сабабаш авыл клубында, Килдебәк авыл китапханәчесе белән берлектә, «Герой булып тумыйлар! " дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Балалар Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү тарихы турында белделәр һәм һәр кешедә батырлык, намус  кебек сыйфатлар тәрбияләү мөһимлеген билгеләп үттеләр. Чарада Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, кайвакыт үз тормышлары бәрабәренә безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшүчеләр турында сүз барды. Презентация ярдәмендә Саба районының Советлар Союзы Геройлары, шулай ук якташыбыз Тимергалиев Корбангали Тимергали улы, Дан орденының тулы кавалерлары исемнәрен белделәр. Якташыбызның биографиясенә һәм батырлыгына тулырак тукталдылар. Соңыннан геройлар хәзер дә, безнең арада да бар дип әйтелде. Батырлык дәресе-ул дәүләт дошманы белән көрәштә үз гомерләрен биргән каһарманнарыбызга хөрмәт күрсәтү. Еллар уза, буыннар алмашына, әмма безнең җиребезгә тынычлык алып килгән, безнең өчен яшәүне саклаган кешеләргә киләчәк буыннарның рәхмәте үзгәрешсез кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International