Инвалидлар декадасы

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Декабрь башында ел саен Инвалидлар декадасы уза. Бу декада сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү булып тора. Лесхоз бистәсендә шулай ук сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши, аларга мораль ярдәм кирәк, шулай ук дустанә аралашу да кирәк.

8 декабрь көнне Лесхоз бистәсе китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Ганиуллин Рафис, Андреева Анна янына бардылар. Аларга балалар ясаган сувенирлар, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Алар җиңү белән кайттылар" дип исемләнгән истәлекле китаплар бүләк иттеләр. Аралаштык, яңалыклар белән уртаклаштык, бер-беребезнең уңышларга  куандык, йөрәк җылысын бүләк иттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International